24 сентябрьдә бишенче чакырылыш муниципаль Әлки район Советы депутатларының беренче утырышы булды. Аның эшендә шулай ук «Россельхознадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Илнур Галиев, республика Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров һәм Фоат Вәлиев катнашты.
Илнур Галиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы район башлыгы вазыйфасына районның хәзерге башлыгы Александр Никошин кандидатурасын тәкъдим итте.
Депутатлар бертавыштан Әлки муниципаль районы башлыгы итеп Александр Никошинны сайладылар. Аннары ул утырышта катнашучылар алдында ант бирде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез