Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр өчен, кайда булуларына карамастан, сайлау мөмкинлеге бар. Мөмкинлеге чикле булганнар өчен дә шартлар тудырыла. Быел беренче тапкыр сайлау участокларында волонтерлар эшли. Ярдәм кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итәргә була.
“Иртәдән иҗтимагый күзәтү үзәге штабын ачып, 48 экран аша бөтен участокларның эшли башлавын күзәттек. Халык бик актив. Участокларда 2700 дән артык иҗтимагый күзәтүчеләр өч көн дәвамында эшләячәк. Кандидатлар һәм партияләрнең вәкилләрен дә санасак, аларның саны 14 меңнән артык китә”, – диде Александр Терентьев.
Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе әйтүенчә, сайлау көннәре бәйрәм рухында уза. “Совет чорларыннан хәтерлим әле, сайлау көне һәрвакыт бәйрәм иде бит. Сайлауга гаилә белән баралар, без – бала-чага өчен лимонад, туңдырма, төрле тәм-том белән сыйлану көне дә иде ул. Бөтен җирдә әләмнәр, вертолетлардан листовкалар тараталар...
Төрле чорлар кичердек. Бүген дә сайлау көне бәйрәм рухында уза”, – диде ул журналистларга. Очрашуда Татарстан иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Тимур Какохо участокларда күзәтү эшләренең ничек баруы белән бүлеште. Сайлау участогы ачылганчы ук мониторинг ясыйбыз. Эш бернинди искәрмәләрсез башланырга тиеш һәм без моны тәэмин иттек тә. Бар да штатлы режимда уза”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез