Александр Хорьков: “Халык белән эшләвемне башка статуста һәм территориядә дәвам итәм”

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә алты җирлек башлыгы, 23 вәкаләтле органнар депутаты, муниципаль оешма һәм учреждение хезмәткәрләре катнаша. Бу турыда “Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

Съездда аларның берсе – Яңа Чишмә районының Екатерининск авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков чыгыш ясады. Ул махсус операциягә 2023 елда киткән. Аңа кадәр озак еллар әлеге вазыйфада эшләгән.

- Мине күпләр хәрби операциягә акча өчен киткәндер, дип уйлыйдыр. Минем бертуган абыем 2022 елда мобилизацияләнгән иде, тагын ике туганым беренче көннән үк контракт буенча хезмәт итә. Шулай ук дусларым, бергә хезмәт иткән егетләр Ватанны саклый. Бабайларым Бөек Ватан сугышта катнашкан. Шуңа күрә мин моннан бер ничек тә читтә кала алмадым. Нәкъ менә анда мин хәзер кирәгрәк. Ватанын саклау – һәр ир-егетнең бурычы. Хәрби операция зонасында мин шулай ук халык белән эшлим, ләкин башка статуста һәм башка территориядә, - диде ул.

Александр Хорьков әйтүенчә, бүген, һәркем, кемдер – монда, кемдер хәрби операция зонасында үз өлешен кертә.

- Кешеләр белән эшләвегез монда да бик мөһим һәм кирәкле. Сезнең алдыгызда егетләрнең гаиләләре белән эшләү тора. Фронттагы хәрбиләр тыныч булсын өчен бу эшне дәвам итәргә кирәк. Минем төп терәгем - Марина Ивановна. Ул мәктәптә укыта һәм безнең дүрт балабызны тәрбияли. Минем белән бергә үзеннән зур өлеш кертә. Үзем һәм хатыным исеменнән тегендәге хатын-кызларның батырлыгы алдында баш иябез, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре