«Махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм итүдән туктаганыбыз юк». Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында шулай диде. 
 Сергей Демидов әйтүенчә, районнан алгы сызыкка 30га якын автомобиль, өч мобиль мунча, 30 га якын төнлә күрү өчен җайланма, 60 тонна авырлыктагы башка төрле йөкләр җибәрелгән. Моннан тыш, район башлыгы ял итәргә кайткан хәрбиләрнең һәрберсе белән шәхсән очраша.
«Махсус хәрби операция зонасына ярдәм – бүген төп бурычыбыз, бу эш белән көн саен эшлибез. Егетләрнең безнең өчен тырышуын, хезмәтен, батырлыгын берничек тә бәяләп бетереп булмый. Бу безнең ирек һәм тарих өчен көрәш», – дип сөйләде район башлыгы.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез