Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов алып барган гуманитар йөк составына 600 литр мотор мае, автомат тапшырулар тартмасы өчен 200 литр май, 600 литр антифриз, 16 аккумулятор, автобуслар һәм махсус техника өчен 66 автомобиль шины, шулай ук май суыртып агызу өчен насослар кергән. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Махсус транспорт өчен шиннар, аккумуляторлар һәм ягулык-майлау материалларын максатчан китерү «Лисичанск автотранспорт предприятиесе» МУП вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә гамәлгә ашырылды», - дип искәртте Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез