Татарстанда алдан тавыш бирү көннәрендә 52 процент кеше тавыш биргән.
Республика халкының сайлауларга актив йөрүе нәрсәгә бәйле? Видеоконференциядә журналистлар Россия сәясәтчесе Алексей Чесноковтан фикерен сорады.
- Иң мөһиме - соңгы нәтиҗә. Бәлкем, кешеләрнең ял көне ял итәсе килгәндер, бәлкем, алар бу көнне эшләгәнгә иртәрәк сайларга булгандыр. Гомумән, мин үзем сайлауларның озаграк сузылуы яклы. Әйтик, Индиядә моның өчен 47 көн бирелә. Эстониядә исә сайлаучылар үз позицияләрен үзгәртә ала. Озаграк булган саен яхшырак, - диде ул.
 Чесноков Татарстаннан бары яхшы хәбәрләр генә ишетелүен әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез