Алексей Лопатин, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) галиме:
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ)ның реактив двигательләр һәм энергетик җайланмалар кафедрасы мөдире Алексей Лопатин Президентның Татарстан Дәүләт Советына юлламасында белем һәм тәрбиягә, һөнәри белемне үстерүгә зур игътибар бирүен уңай бәяли.
– Безнең төбәк яшьләр белән эшләү, олимпиада, уку алдынгылары әзерләү буенча алдынгылардан санала. Татарстанда медицина, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдәге вузлар бар. Хәзер безгә, университетларга сәләтле балаларны Татарстанда калдыру буенча эшләргә кирәк, – диде Алексей Лопатин.
Белгеч фикеренчә, хәзерге вазгыятьтә үзебездә булмаган төрле товарлар җитештерү белән шөгыльләнү мөһим. Аларны йә торгызырга, йә эшләргә өйрәнергә туры киләчәк. Электроника тармагына игътибарны арттырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез