Якын арада Әфганстан Россиягә кертелүче товарлар исемле артачак. Бу хакта «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук әйтте.
«Былтыр Әфганстан Россиягә чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, виноград керә башлады инде. Якын арада әлеге исемлекне киңәйтү карала. Шулай ук, транспорт һәм логистика өлкәсендә да элемтәләрне үстерү күздә тотыла», – диде Алексей Оверчук.
Аның әйтүенчә, Россия өчен Әфганстанның авыл хуҗалыгы товарлары кызыклы. «Әфганстаннан кертелүче товар төрләре артачак дип уйлыйбыз", – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары журналистларга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез