Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук сүзләренә караганда, бүген икътисадый активлыкның көче Көнбатыштан Көнчыгышка һәм Көньякка күчте. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысасында журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Казанда инде ничәнче ел Россия белән Ислам илләре арасында элемтәләрне яхшыртырга ярдәм итүче халыкара форум уза. Билгеле булганча, бүген икътисадый активлыкның көче Көнбатыштан Көнчыгышка һәм Көньякка, Глобаль Көньякка, дөньяның күпчелек илләренә таба күчте. Аларның күбесе – мөселман илләре», – диде ул.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, Россия дөньяның күпчелек илләре белән элемтәләрне ныгытуга йөз тоткан сәясәт алып бара. “Илдә алып барылучы сәясәт кысасында, Россия дөньяның күпчелек илләре белән элемтәләрне ныгытырга тели», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез