Газетага язылу

Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Быел «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган проектка республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 300гә якын гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 10 номинациядә 41 җиңүче билгеләнде.

Фото: rais.tatarstan.ru

Алексей Песошин катнашучыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ел саен үткәрелә торган конкурс - җәмгыять тормышында гүзәл затларның күпкырлы ролен тану, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, республика хатын-кызлары эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үзләрен актив күрсәтәләр.

«Сез - мәхәббәт, игелек, ана булу һәм иҗат дөньясы. Кадерле хатын-кызлар, сезгә энергия, энтузиазм, эчке көчегез һәм иҗади күтәренкелек өчен рәхмәт белдерәбез. Сез – безнең бәһасез байлыгыбыз. Бәйрәм белән! Бәхетле булыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Премьер-министр.

Фото: rais.tatarstan.ru

Тантана кысаларында Алексей Песошин «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар - республиканың күп балалы әниләре: Татьяна Клименко (Тукай районы, 9 бала), Алинә Гатина (Азнакай районы, 8 бала), Венера Зыятдинова (Кама Тамагы районы, 8 бала), Оксана Сидорова (Яңа Чишмә районы, 6 бала), Анна Борисова (Аксубай районы, 5 бала) һәм Вера Портнова (Чүпрәле районы, 3 бала).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре