Алар Татарстанның алдынгы хәрби хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырды. Тиешле видеоны Татарстан Республикасы Рәисе социаль челтәрләрдәге үз битләрендә урнаштырды.
«Луганскига сәфәре барышында Татарстан делегациясе безнең хәрбиләр белән очрашты. Хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән сугышчылар Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар», - дип язды Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерында.
«Татарстан тарафыннан оештырылган барлык хәрби частьләр белән элемтәдә торабыз. Яклаучыларыбыз турында кайгырту – эшнең иң мөһим юнәлеше. Аларның фидакарьлеге, хәрби бурычка тугры булуы белән чиксез горурланабыз!» – дип ассызыклады ТР Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез