«Бүген – Ленинград шәһәрен фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм республикада яшәүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлап үтте. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне совет гаскәрләренең Ленинград шәһәрен немец-фашистлар камалышыннан тулысынча аза итүгә 82 ел тулу уңаеннан эчкерсез котлыйм, – диелгән анда. – 1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышының иң мөһим көннәреннән берсе. Халкыбызның немец-фашист илбасарларына каршы коточкыч авыр көрәш елларындагы батырлыгына тиң батырлыкның дөньяда булганы юк әле. Ленинград шәһәрен котчыкмалы 900 көн һәм төн дәвамында каһарманнарча саклау фидакарьлек һәм аяусызлык елъязмасы булып тора. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм шәһәрне саклаучыларның каһарманлыгы, гаҗәеп дәрәҗәдәге рухи көче, ныклыгы илебезнең бәхетле киләчәге хакына җиңүгә һәм көрәшкә ихтыяр көче символына әйләнеп, бөтен дөньяны шаккатырды. Әлеге тарихи вакыйга, күпмилләтле халкыбызга хас булганча, һәрайсыбыз өчен ныклык, үзара ярдәм һәм бердәмлек үрнәге сыйфатында хезмәт итә. Бүген үз гомерләре бәрабәренә Җиңү яуларга ярдәм итүчеләрнең һәркайсына, шулай ук камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләргә һәм ветераннарга шәһәрне саклап калган өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Кадерле ветераннар! Бу тарихи көндә сезгә нык сәламәтлек, озын гомер. иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез!», – диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез