Алексей Песошин парламент тыңлауларында: «Республика бюджеты элеккечә үк социаль юнәлешле»

Республика бюджетының төп параметрлары сценарий шартларының һәм Россия икътисады үсешен фаразлауның база варианты буенча төзелде. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан законы проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.

Йомгак ясаганда, Алексей Песошин төп мәсьәләләргә игътибар итте. Предприятиеләрнең тотрыклы нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә, инвестицион һәм эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруга һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән баланслы икътисадый һәм бюджет сәясәтен саклап калу мөһим, диде ул.

Республика бюджеты дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, программалар составында, агымдагы елдагы кебек үк, илкүләм проектлар чаралары каралган. Федераль министрлыклар конкрет проектлар буенча акчалар бүлгәннән соң, республика бюджеты составына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк.

Республика бюджеты элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу – чыгымнарның гомуми күләменең 85% чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат белән тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Җирле бюджетлар белән бюджетара мөнәсәбәтләр өлкәсендә аларның нисбәтлелеген тәэмин итү төп бурыч булып кала.
«Чыгым өлешенә килгәндә, чыгымнар объектив характерда дип әйтергә була», – диде Алексей Песошин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре