Конференциягә шулай ук «Россия Мөстәкыйль профсоюзлар федерациясе» бөтенроссия берлеге рәисе Сергей Черногаев та килде. Барлык теләүчеләр өчен чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.
Конференция эшче органнарны сайлау һәм оештыру процедураларын уздырудан башланды. 2020–2025 елларда Профсоюзлар федерациясенең эшчәнлеге турында отчет доклады белән оешма рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады.
Сергей Черногаев үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Профсоюзлар федерациясенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул 18 тармак һәм 4 беренчел республика оешмасын берләштерә. Аның әйтүенчә, профсоюз хәрәкәте лидерларының бердәм эше һәм хезмәт коллективлары ярдәмендә оешма хезмәткәрләрнең хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү һәм хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә конкрет нәтиҗәләргә ирешә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз чыгышында профсоюзларның республика тормышында мөһим урын алып торуын, ә икътисади проблемалар шартларында аларның роле тагын да артуын билгеләп үтте.
«Сезнең эшчәнлек – көн саен хәл ителә торган хезмәт хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү, хезмәткә түләү һәм хезмәт шартларының лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү, гаиләләр һәм яшьләргә ярдәм итү мәсьәләләре», – дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез