«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сез төрле сынаулар аша уздыгыз, балалар һәм оныклар тәрбияләдегез, традицияләргә тугрылык саклап, безгә тапшырдыгыз. Сезнең мирас – Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш кертү», – диелә котлауда.
Песошин билгеләп үткәнчә, күп кенә ветераннар, олы яшьтә булуларына карамастан, актив иҗтимагый эш алып бара һәм яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ул аларга ил һәм республика файдасына башкарган эшләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
«Без сезнең тәҗрибәгезне һәм республиканың социаль-икътисади үсешендәге мөһим бурычларны хәл итүдә таяныч булган белемнәрегезне югары бәялибез. Кадерле ветераннар! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәгездә булсын, ә тормыш шатлык һәм күңел җылысы бүләк итсен», – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры котлавында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез