Газетага язылу

Алексей Песошин СВОда катнашучыларга Ватанны саклаучылар көне алдыннан бүләкләр тапшырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга Ватанны саклаучылар көне алдыннан бүләкләр тапшырды.

Бу хакта  Дәүләт Советы депутаты, махсус операциядә катнашчы Эдуард Шәрәфиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

“23 февраль алдыннан СВО зонасына Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстаннан югары дәрәҗәдәге түрәләр “десанты” килеп төште”, – дип билгеләп үткән парламентчы. “Бәйрәм уңаеннан республикадан хәрби хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды”, – дип язган Шәрәфиев.

Шул ук вакытта ул бүләкләнүчеләр арасында “Святой Георгий” бригадасы хәрбиләренең булуын  да искәрткән. Исегезгә төшерәбез: “Святой Георгий” 7 нче ихтыярилар разведка-штурм бригадасы 2023 елның язында булдырылган. Башта аңа 2014 елда Донецк һәм Луганск халык республикаларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм “Донбасс ихтыярилары берлеге” әгъзалары кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре