Халкыбызның күренекле җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Әни һәрвакыт минем ике кызым бар: берсе – фәрештә, икенчесе – җен, үземә охшаган, тик тормый, дип шаярта иде», – дип көлә. Юкка гына шулай димәгән ул. Үзеннән соң калган мирасны саклауда Зөлфиясенең янып-көеп йөриячәген ана күңеле сизгән. Әле исән чагында ук: «Күпме җырларым, сәхнә костюмнарым кала. Кызым, аларны саклыйсы, халыкка җиткерәсе иде, берәр нәрсә эшлик», – дип, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фондын төзиләр. Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова – аның президенты.
Мирасны сандыкка салып саклап булмый. Ул халык арасында, аның күз алдында булырга тиеш. Әлфия Авзалова җырлары да яңгырап торса, сәхнәгә килгән яшь буын өйрәнеп, җырлап торса гына саклана. Шул максат белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды быел дүртенче тапкыр фестиваль-бәйге оештыра. Ул Татарстан Рәисе, Министрлар Кабинеты, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән халыкара дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Онлайн сайлап алудан соң, 28 сентябрьдә башкаланың «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә бәйгенең II туры узачак. Гала-концерт 24 октябрьдә Камал театрының яңа бинасында үтәр дип көтелә. Жюри рәисе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Конкурсның таләпләре белән фондның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Фестивальнең девизы: «Музыка – дөнья халыклары теле» . Әлфия Авзалова – үзе дә 17 телдә җырлаган җырчы. Шуңа күрә аның исемендәге бәйге дә төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Анда вокал, хореография, нәфис сүз номинацияләре буенча катнашырга мөмкин. «Эстрада җыры» номинациясендә катнашучыларның чыгышы Әлфия Авзалова репертуарыннан булырга тиеш. Оештыручылар инде 150 гариза кабул иткән. Чит илләрдән дә теләк белдерүчеләр бар. «Мисырдан бер егет бию белән катнашырга җыена, Төркиядән шалтыраталар. Ләкин хәзерге вакытта килү мәсьәләсе катлаулы булгач, алар икеләнә. Юл чыгымнары да зур бит», – дип белдерде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова матбугат конференциясендә.
Ул беренче тапкыр 2018 елда оештырылган фестивальне искә алды. Бәйгегә ике мең гариза кабул иткәннәр. Катнашучылар Америкадан да килә. Ә соңрак фестиваль лауреатларын үзләрен дә Америка Кушма Штатларында узган конкурска чакыралар. Барлыгы 11 кеше бара һәм анда лауреат исемен алып кайталар.
Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйгенең узган еллардагы Гран-при ияләре булып Илнар Миранов (2018), Алмас Хөсәенов (2021), Татьяна Ефремова (2023) танылган иде. Алия Карачурина да – шушы фестивальдә ачылган җырчы. «Безнең бәйгедә 13 яшьтән 35 яшькәчә яшьләр катнаша. Максат – сәнгать өлкәсендәге сәләтле, үзенчәлекле кешеләрне барлау. Без Әлфия Авзаловага охшаган җырчыларны эзләмибез. Татар халкының үз моңы, үзенчәлекле җырлау алымы бар. Легендар җырчыларыбызны да берсе белән икенчесен чагыштырырга кирәкми. Аларның һәрберсенең үз иҗат юлы. Мәдәниятебезне үстерү һәм саклау өчен дәүләт тарафыннан да зур мөмкинлекләр бирелә. Шуңа күрә без, сәнгать әһелләре, педагоглар, Татарстаныбызда сәләтле яшьләрне барларга, алмаш әзерләргә тиеш. Алар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зифа Басыйрова, Сара Садыйкова кебек шәхесләребезгә охшарга түгел, тиңләшергә омтылып иҗат итсен, шул шәхесләр үрнәгендә үссен», – дип белдерде Татарстанның дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да күренекле шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү төп бурычыбыз дигән фикердә. Ул Әлфия Авзалова исемендәге урам булдырылуын, аның яшәгән йортына элмә такта куелуын искә төшерде. Ә Камал театрында инде ярты ел дәвамында аншлаг белән бара торган «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклен мәдәният өлкәсендәге зур вакыйгаларның берсе дип бәяли.
Казанда җырчының һәйкәле дә барлыкка киләчәк. Октябрь аенда аның авторына бәйге игълан итәчәкләр. Киләсе елның 15 гыйнварында – Әлфия Авзалованың туган көнендә проект халыкка тәкъдим ителәчәк. «Халкыбызның яраткан җырчысының һәйкәле башкалабызның бик матур урыннарының берсендә булыр», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез