Уфа шәһәрендә үз фатирында җан биргән 56 яшьлек Әлфиянең гәүдәсе инде биш ай моргта ята.
Аның танышы Вероника UFA1.RU порталына мөрәҗәгать иткән һәм ярдәм сораган. Ул Әлфиянең туганнарын эзләүдә булыша.
- Миңа тикшерүче тәнендә инде кортлар бар дип әйтте, - ди ул. - Тиздән анда күмәргә бернәрсә дә калмаячак.
Әлфиянең туганнарын эзләү берничә ай дәвам итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның Рәмис исемле туганы бар, әмма ул элемтәгә чыкмый.
- Минемчә, бәлки, аны үз көчебез белән, туганнарысыз күмәргә кирәктер - дип фаразлый Вероника.
Үлгән хатынның танышлары аның дошманнары булмаганлыгын һәм үз-үзенә кул сала алмаганлыгын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез