Кичә оныгын бала табу йортыннан алып кайтканнар һәм аңа Ролан дип исем кушканнар. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.
Әлфинә ханымның ике улы бар, оныклары да барысы да – малайлар. Өлкән улы Ирек – эшмәкәр, Чаллыда яши. Кече улы Илмир - аранжировщик, гаиләсе белән Казанда гомер итә.

Фото: chelny-izvest.ru
Күптән түгел җырчы "Россия-1" федераль каналында Андрей Малаховның "Песни от души" тамашасында катнашты. "Минем зур гаиләм бар, без тату һәм бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Мин бәхетле әни һәм әби, - ди Әлфинә Әзһәмова.
Тиздән Уфада, Октябрьскида һәм Әлмәттә яңа ел алды чыгышларында катнашачак. «Ә Яңа елны мин һәрвакыт үз гаиләм белән каршылыйм", – ди җырчы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез