Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры 12–14 февраль көннәрендә Чаллыда узачак. Раиф Вафин әйтүенчә, ярышта Татарстан гына түгел, башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләр дә катнашуы көтелә. «Турнирның ачылыш тантанасы 13 февральдә 11:00 сәгатьтә булачак», – дип хәбәр итте ул. Елдагыча, турнирда җиңү яулаган көрәшчеләрне саллы бүләкләр көтә: I урынга – 100 мең сум, II урынга – 70 мең сум, III урынга – 50 шәр мең сум күләмендә ике бүләк. Шулай ук финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез