Газетага язылу

Алимент бурычлары булучыларга кертемнәр ачу һәм кредит бирүне тыярга тәкъдим иттеләр

Россия Либераль-демократик партиясе рәисе Леонид Слуцкий алимент түләүдән качучы затларга финанс операцияләрен башкаруны тыярга тәкъдим итте. Мондый мөрәҗәгатьне ул Федераль суд приставлары хезмәтенә юллаган. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Сәясәтче аңлатканча, монда сүз банк хисаплары ачу, кредит алу, милек сатып алу һәм автомобильләрне теркәү турында бара. Чикләүләрне бурычлар тулысынча капланганчы гамәлдә калдыру тәкъдим ителә.

Хатта Слуцкий балаларына яки мохтаҗ ата-аналарына алимент түләүдән качып йөрүче затларга йогынты ясауның нәтиҗәле инструментлары булмау белән бәйле проблемага игътибар иткән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре