Әлеге исемлек аша кешенең алимент түлиме-юкмы икәнлеген, шулай ук әҗәт күләмен белеп булачак. Реестрга бурычын түләмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартылучылар яисә приставлар эзләгән кешеләр генә эләгә.
Кешенең бурычлымы-түгелме икәнлеген тикшерү өчен фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм туу датасын күрсәтергә кирәк. Сервистан барлык кеше файдалана ала. Белгечләр фикеренчә, исемлек, төрле алыш-бирешләр ясаганчы, кешенең акча мәсьәләсендә ни дәрәҗәдә намуслы булуын белеп тору мөмкинлеге бирәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез