Газетага язылу

Алимент түләмәүчеләр өчен яңа чикләүләр кертергә тәкъдим ителде

Россиядә алимент түләүдән читләшүче гражданнар өчен чикләүләр исемлеген киңәйтергә мөмкиннәр. Сүз бурычлыларның мөлкәти һәм шәхси мөлкәти булмаган хокукларына кагылышлы өстәмә чаралар турында бара. Бу хакта «Известия» гә интервьюда Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристов белдерде, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, хәзер алимент түләмәүчеләр реестрында 281 меңгә якын кеше исәпләнә. Гамәлдәге механизм гражданнарны репутация басымы хисабына бурычларын капларга этәрә. Әмма ФССПда реестрны мәгълүмати ресурстан җайга салуның тулы кыйммәтле коралына әверелдерергә кирәк дип саныйлар.

Аристов шулай ук алимент буенча бурычлыларга өстәмә хокукый чикләүләр каралган чит илләр практикасын мисал итеп китерде.

«Мәсәлән, Чилида реестрдан бурычлылар җитди чикләүләр белән очраша. Алар балалар алдындагы бурычларын үтәмичә, күчемле һәм күчемсез милекне сата, чит ил паспортын ала, дәүләт органнарында җитәкчелек постларын били алмыйлар», – дип ассызыклады Федераль салым хезмәте башлыгы.

«Охшаш чикләүләр Мексикада да гамәлдә. Анда санап үтелгәннәрдән тыш, алимент түләмәүчеләр банкта кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән, ә эшкә урнашу белән аларның дәүләт органнарында гына түгел, шәхси компанияләрдә дә проблемалар туачак», – дип өстәде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре