Газетага язылу

Алимент түләвен вакытлыча кичектереп буламы? Белгеч җавабы

«Бер туганым өч баласына алимент түли. Күптән түгел операция кичерде, аннары аягын сындырды – эшли алмый. Моңа кадәр төрле җирләрдә эшләп йөри иде. Мондый очракта алимент түләвен вакытлыча кичектереп буламы?» дип сораган Арча, Түбән Пошалым авылыннан Венера Фатыйхова.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте:

– Авыру яки җәрәхәт алу аркасында вакытлыча эшкә яраксыз булу гына алимент түләү бурычын туктатмый. Шул ук вакытта законда бурычлы кешенең тормыш хәлен исәпкә алырга мөмкинлек бирә торган тәртипләр каралган. Әйтик, түләүне кичектереп торырга яки өлешләп түләргә мөмкин. Закон нигезендә, бурычлы кеше алимент билгеләгән судка түләүне кичектерүне (отсрочка) яки өлешләп түләүне (рассрочка) сорап мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен бурычларны үтәргә комачаулый торган дәлилләнгән сәбәпләр (мәсәлән, медицина документлары белән расланган авыр чир) булырга тиеш.

 

Матди яки гаилә хәле сизелерлек үзгәрсә, бурычлы кеше алимент күләмен үзгәртүне (мәсәлән, түләүне киметүне) сорап та судка мөрәҗәгать итә ала. Суд мондый сорауларны, балалар мәнфәгатен һәм тәкъдим ителгән дәлилләрне исәпкә алып, һәр очракта аерым карый.

 

Рәсми керем булмаганда, алиментның күләме Россия буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә ала, ләкин бу очракта еш кына зур күләмдә бурычлар җыелып килергә мөмкин. Аны бернинди сәбәпсез түләмәгән очракта, административ җаваплылык каралган. Ә инде алимент түләүдән качу дәвам итсә, Россия Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Шунысы мөһим: документлар белән расланган дәлилле сәбәпләр (озак дәвалану яки вакытлыча эшкә яраксызлык) суд һәм суд приставлары тарафыннан исәпкә алынырга мөмкин.

 

Проблеманы тирәнгә җибәрмәс өчен, бурычлы кешегә суд приставы белән элемтәдә торырга, сәламәтлеге турындагы документларны вакытында тапшырырга, алимент күләмен үзгәртү яки түләүне кичектерү турында судка мөрәҗәгать итү хокукыннан файдаланырга киңәш итәбез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре