Газетага язылу

Алименттан ничек баш тартасы? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә

Элеккеге ирем кызыма алимент түләп бара иде. Ул әллә ни зур сумма да түгел. Баштарак 2 мең сум иде, аннары 4 мең булды, соңгы айда 9 мең сумга җитте.

Каенанам кызым белән очрашкан саен, әтиең акча биреп бара, ди икән. Ул акчага балага кирәкле бар әйберне дә алып булмый. Үземә тырышырга туры килә. Иремнең хәзерге хатыны исә кызыма, әтиең авырып китсә, аны син карарсың, алиментка бирербез, ди икән. Шул акчадан ничек кенә баш тартырга икән?

Асия Гәрәева

Сорауга юрист Рәзил Билданов җавап бирә:

– Моның бер катлаулыгы да юк. Үзегез яшәгән райондагы суд приставларына барып, акчадан баш тарту турында гариза язарга гына кирәк. Шуннан соң сезгә акча килми башлаячак. Әмма акча алимент түләүчедән тотылып барачак. Унсигезе тулгач, бу акчаны алу-алмауны бала үзе хәл итәчәк. Ә баланы алиментка бирүгә килгәндә, чынлап та, ата-ана олыгайгач, сәламәтлеге какшаса яки яшәү шартлары авыр булса, баласыннан ярдәм сорый ала. Әлеге эш күпчелек очракта аңлашып эшләнә. Әмма суд аша да алимент түләттергән ата-аналар бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре