Газетага язылу

Алинә Заһитованы Украинаның кара исемлегенә керткәннәр

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Украина Оборона министрлыгы баш разведка идарәсенең (ГУР) War& Sanctions порталы кара исемлегенә эләккән. Россиянең тагын 8 фигуралы шуу осталы, шул исәптән Евгений Плющенко һәм Илья Авербух исемлеккә кертелгән. Бу хакта «ТАСС» портал мәгълүматларына таянып яза.

Украина махсус хезмәте Заһитованы исемлеккә кертүне спортчының Россия сәясәтен хуплавы, Кырымга барып йөрүе, биредә спортны үстерүгә ярдәм итүе белән аңлаткан. ГУР башка фигуралы шуу осталарына, шул исәптән Плющенко һәм Авербухка да шундый ук дәгъва белдергән.

Узган елда Алинә Заһитованы Украинаның “Миротворец” сайты базасына керткәннәр. Сайт мәгълүматларына караганда, 23 яшьлек спортчы аңа 2021 елда Кырымда «Таврида. Арт» яшьләр сәнгате фестивалендә катнашуы өчен эләккән.

War& Sanctions порталы – ГУРның ачык мәгълүмат ресурсы. Анда Россияне пропагандалауга бәйле кешеләр, оешмалар турында мәгълүматлар туплана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре