Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов үзе җитәкләгән ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.
Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге Республика һәм Шәһәр көнендә – 30 августта ачылыр дип фаразлана.
«Алина [Заһитова] белән актив эшлибез, тренерлар составын сайлыйбыз», – диде Владимир Леонов.
2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм алар фигуралы шуу мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышкан иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез