Аллергиядән интегүчеләрне, хәлләренә кереп, сезонлы аллергия чорында – язын һәм җәен өйдә торып эшләүгә күчерү тәкъдим ителә. ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына бу җәһәттән закон проекты керткән, дип яза “Российская Газета”.
“Эш бирүче сезонлы аллергия чорында хезмәткәрне, федераль законда күздә тотылган тәртиптә бирелгән медицина белешмәсе нигезендә, вакытлыча өйдә торып эшләүгә күчерүгә бурычлы”. – диелгән документта. Моннан тыш аллергиядән интегүчеләргә түләүле еллык ялны үзләренә уңайлы чорда алу хокукы бирү тәкъдим ителә.
Закон проекты авторлары – депутатлар Леонид Слуцкий, Ярослав Нилов, Сергей Леонов, Борис Чернышов, Владимир Кошелев, Станислав Наумов, Каплан Панеш, Валерий Селезнев, Иван Сухарев. Закон проектына җаваплы итеп Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты билгеләнгән. Документ быел сентябрь аенда Думада беренче укылышта карап тикшерелергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез