Алма – Россиядә иң популяр җиләк-җимешләрнең берсе. Ул сәламәтлек өчен шактый файдалы, әмма билгеле бер шартларда зыян да китерергә мөмкин.
Диетолог Наталья Круглова сүзләренчә, бу җимешләрдә С витамины күп, шулай ук эчәклек эшенә уңай йогынты ясаучы пектин бар.
«Барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләр кебек үк, алмаларда калий бар. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы. Моннан тыш, алмаларда безнең өчен антиоксидантлар булган органик кислоталар бар», - дип өсти эксперт.
Әмма чаманы белү мөһим. Шул ук вакытта алмалар артык авырлык яки шикәр диабеты булган кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Әлеге авырулар булганда, табиб көненә 2-3 уртача җимеш ашарга киңәш итә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез