Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова СВО хәрбиләренә районда яшәүчеләр һәм җирле предприятиеләр тырышлыгы белән җыелган 10 тоннадан артыграк гуманитар йөк тапшырган. Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар тагын радиоэлектрон саклау чаралары, мототехника, генераторлар, коптер, маскировка челтәрләре, медицина кирәк-ярагы, эш кораллары һәм башка әйберләр белән тәэмин ителгән.
Хәбетдинова, хәрбиләр белән аралашып, аларның гозер-тәкъдимнәрен тыңлаган. Барысын да хәл итәргә тырышачакбыз, дип ышандырган ул. Хәрби хезмәткәрләр “Ассоль”, “Мегасети”, “Своих не бросаем” штабларына һәм районда гуманитар йөк җыюда катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәтләрен белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез