Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр СВОда катнашучы хәрбиләр белән очрашты.
Визит барышында делегация 12 тоннадан артык гуманитар ярдәм китерде, алар волонтерлар, оешмалар, предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән формалаштырылды.
Аңа квадрокоптерлар, медикаментлар, бензин генераторлары, радиоэлектрон көрәш чаралары, маскировка костюмнары, җылы әйберләр, йорт күчтәнәчләре һәм башкалар керде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез