Әлмәт районы Иске Суркино авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләре тәмамланып килә. Эшләр “Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын яңартып кору” программасы нигезендә алып барыла. Бу хакта муниципалитет хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Яңа ФАП заманча таләпләргә тулысынча җавап бирәчәк һәм авыл халкын медицина ярдәме белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Бинада фельдшер бүлмәсе, процедуралар, прививка ясау, стерилизацияләү бүлмәләре, чират көтү урыны, шулай ук даруларны саклау өчен бүлмә каралган”, – диелгән хәбәрдә.
Хакимият вәкилләре мәгълүматларына караганда, учреждение 700дән артыграк кешегә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү үзәгенә әйләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез