Газетага язылу

Әлмәт яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Миңниса Сабирова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән

Миңниса апа хезмәт юлын хисапчы буларак башлап җибәргән. Әмма инде 18 яшендә үк – 1943 елда фронтка чакырылган. Көнбатыш фронтта механикалаштырылган тимер юл элемтәсе 22нче батальонының 8нче төзелеш бригадасында, шуннан соң Иркутск өлкәсенең Слюдянка станциясендә хезмәт иткән.

1945 елның ноябренә кадәр икенче Белоруссия фронтында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Җиңү язын каршылаганда, аңа 20 яшь булган.

Сугыштан соң өенә әйләнеп кайткач, хисапчы курсларын тәмамлаган һәм күп еллар буе бухгалтер, ревизор булып эшләгән. Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале, шулай ук “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре