Әлмәт юлларына тоз түгел, ә каһвә чәчәләр

Әлмәт юлларына эшкәртелүдән калган каһвә калдыкларын сибә башлаганнар. Аларны шәһәр паркларында боз белән көрәшү өчен кофейня хезмәткәрләре бирә икән.

Бу турыда Инстаграмында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

– Бензин салу станцияләре һәм шәһәр кофейнялары безнең экологларның үтенечләрен бик тиз кабул итеп алды. Алар ай дәвамында каһвә куесын ташламыйча, җыеп барды. “Сәламәтлек” паркы юлларына 50 кг шундый калдыклар чәчелде. Мондый ысул аяк киемнәрен дә “ашамый”, этләрнең аякларына да зыян салмый. Кар эреп беткәч, каһвә куесы үсемлекләр өчен ашлама булачак, – ди Тимур Нагуманов.
Комментарийлардан күренгәнчә, бу ысул шәһәрлеләргә бик ошаган. Алар экологик ягын гына түгел, каһвәнең тәмле ис таратуын да бәяләгән.

Фото: Знамя труда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Әлмәт бозлавык тоз кәһвә

Көн хәбәре