Әлмәт районы башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең хатынын бала тудыру йортыннан каршы алган

Әлмәт районы башлыгы бала тудыру йортыннан һәлак булган хәрби хезмәткәрнең хатынын каршы алды. Шушы көннәрдә Айназ Кадыйрова икенче тапкыр әни булды. Ул кыз бала тапты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Айназның ире Динар Кадыйров узган елның декабрендә хәрби операция зонасына китә. Үзен чын ир-ат итеп күрсәтеп, ул үз взводының егетләрен уттан коткарганда һәлак була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре