«Дошман пилотсыз очкычлар кулланып, илебез һәм республикабыз территориясенә һөҗүм итү омтылышларын дәвам итте. Оператив һәм гадәттән тыш хезмәтләр эшли. Хәзерге вакыттагы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк», – дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренчә, хәл контрольдә. Районның барлык тормыш тәэмин итү системалары штатлы режимда эшли.
Моннан тыш, Гүзәл Хәбетдинова ПВО системаларының эшләве һәм һөҗүмнәрнең нәтиҗәләре турында челтәрдә публикацияләр ясауга тыю турында искәртте, чөнки бу мәгълүматлар дошманга ярдәм итә.
Әлмәттә БПЛА сәбәпле игълан ителгән тревога гамәлдән чыгарылды. «Әлмәт районында тревога туктатылды!» – дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез