Әлмәт районында бер ир коега төшеп үлгән

Әлмәт районының Рус Акташы авылында фаҗига булган. Коедагы бозны алырга маташкан ир таеп егыла һәм батып үлгән.

Һәлакәт Совхозная урамында булган. 51 яшьлек ир-ат 1 метр диаметрлы һәм 4,5 метр тирәнлектәге эчә торган су өчен җайланган коега егылып төшә, 2 метрлы кое су белән тулган була. Кызганычка каршы, ир мөстәкыйль рәвештә аңардан чыга алмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре