Әлмәт районында өлкән яшьтәге 800дән артыграк кеше диспансеризация узган

Әлмәт районында ерактагы авылларда яшәүче өлкән яшьтәге 800дән артыграк кешегә диспансеризация уздырганнар. Бу эш “Демография” илкүләм проект ярдәмендә алып барыла. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

“Өлкәннәрне районның медицина оешмаларына фельдшерлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып килә. Медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләрнең барысы да үзләрен сырхауханәгә кайчан һәм кайдан алып китәчәкләре турында алдан кисәтеп куела”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.
Аларны медицина оешмасына махсус автобуста бушлай китереп куялар. Транспорт физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен тиешенчә җиһазландырылган. Шул рәвешле авылларда яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация, вакцинация һәм профилактик тикшеренүләр узу мөмкинлеге тудырылган.
Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләгә финанс ярдәме”, “Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре