Әлмәт районындагы авылда 26 миллион сумга 2 үзәк урамны төзекләндерәчәкләр

Әлмәт районы Югары Акташ авылында Шоссе һәм Совет урамнарындагы юлларны капиталь төзекләндерү дәвам итә. Асфальтның түбәнге катламын салу төгәлләнгән дә инде. Барлыгы 1625 метр озынлыктагы юл түшәмәсе ремонтланачак: Шоссе урамында – 755 метр, Совет урамында – 770 метр озынлыкта. Якын араларда подрядчылар асфальтның югары катламын җәеп, юл кырыйларын ныгытачаклар, башка эшләрне башкарачаклар.

Ремонт җирле бюджет акчасы хисабына хәл ителә: район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова тырышлыгы белән 26 миллион сум чамасы бирелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре