Әлмәт «Креатив шәһәр» номинациясендә җиңде. РФ Президенты администрациясе ярдәмендә гамәлгә куелган премия креатив индустрия үсешенә зур өлеш керткән профессионалларны, проектларны, компанияләрне, шәһәрләрне һәм төбәкләрне бүләкләү өчен булдырылды.
Әлмәттә 15 җәмәгать киңлеге яңартылган. Аеруча мөһим проектлар арасында – «Креатив процесслар фабрикасы», индустриаль сквер һәм башка киңлекләр бар. Шәһәрне яхшыртуда «Татнефть» ГАҖ зур ярдәм күрсәткән.
Шулай ук «Җиңел канатлар» урам театры һәм «Аулак» социаль театры кебек мәдәни проектлар гамәлгә ашырыла.
Шәһәрнең һәм төбәкнең борынгы мирасын популярлаштыру өчен «Каракүз» музыкаль лейблы һәм шул ук исемдәге этномодерн-фестиваль оештырылган. Профессиональ сәхнәгә чыгарга теләүчеләр өчен «Җырчы сандугач иле» һәм «Афәрин, Әлмәт!» проектлар уздырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез