Әлмәт студенты «Мин – профессионал» бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

Әлмәт студенты Ринас Шәрифуллин «Мин – профессионал» бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды. Бүләкләр тапшыру Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә узды. Бу хакта Әлмәт администрациясе хәбәр итә дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Ринас Шәрифуллин Әлмәтнең 10нчы лицеенда укыган. Хәзерге вакытта Казан федераль университетында укый. Студент «Программалы инженерия» номинациясендә иң яхшысы булды.

Егет мәктәптән үк математика һәм физика белән кызыксына. Югары уку йортын тәмамлагач, Ринас магистратурага керергә җыена, диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре