Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2018 ел өчен нәтиҗәләр ясалды. Анда Әлмәт «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесе җиңүче итеп танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Анда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләделәр. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Илдус Насыйров уздырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез