Узган атнада ике районда яңа җитәкче билгеләделәр. Әлмәттә идарәне Гүзәл Хәбетдиновага, ә Тукайда Камил Нәҗмиевкә ышанып тапшырдылар. Рәсми рәвештә район башлыгы булганчы (анысы өчен депутат булып сайланырга кирәк), алар башкарма комитетка җитәкчелек итәчәк. Сүз уңаеннан, 2014 елдан бирле Татарстанда район белән идарә иткән хатын-кызның булганы юк иде.
Яңа, әмма таныш кеше
Әлмәттәге үзгәрешләр күпләр өчен көтелмәгән вакыйга булды. Районга 2019 елда җитәкчелек итә башлаган Тимур Ногманов, нефтьчеләр башкаласындагы эшчәнлеген тәмамлап, Казанга кайта. Аның яңа эш урыны да билгеле: Татарстан Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле булачак.
Яңа, әмма Әлмәткә таныш җитәкчене район советы сессиясе утырышында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. Җирле Башкарма комитетны Гүзәл Хәбетдинова идарә итәчәк. Дөрес, район башлыгы булу өчен депутат булып сайланырга кирәк әле. «Ул район өчен яңа кеше түгел. Аны барыгыз да беләсез. Гүзәл Мөдәррис кызының зур тәҗрибәсе һәм искиткеч кешелеклелек сыйфатлары Әлмәт районы белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышанам», – диде Әсгать Сәфәров. Сүз уңаеннан, Гүзәл Хәбетдинова яңа вазыйфага килергә бер көн кала 55 яшьлеген билгеләп узды. «Кичә генә туган көнегезне бәйрәм иттегез һәм берочтан тормышыгызны нык үзгәрттегез. Моннан ары бөтен тәҗрибә һәм көчегезне Әлмәттә яшәүчеләргә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтерсез, дип өметләнәм», – диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.
Гүзәл Хәбетдинова Казан дәүләт университетында, РФ Хөкүмәте карамагындагы Халык хуҗалыгы академиясендә белем алган. 1992 елда «Татнефть»нең мәгълүмат-исәпләү үзәгендә эшли башлый. Аннары «Әлмәтнефть» идарәсендә икътисадчы вазыйфасында хезмәт куя. 2007 елдан «Татнефть-Нефтехим» идарә компаниясе»ндә: башта директор урынбасары, ә 2019 дан «Татшина»ның (элеккеге «Татнефть-Нефтехим» идарә компаниясе») директоры. Әлмәтнең, анда яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең Татарстан өчен нинди мәгънәгә ия булганын әйтеп тә торасы юк. «Миңа йөкләнгән җаваплылыкны аңлыйм. Ышанычлы состав барлыгын, безгә бергә барырга, булган бурычларны хәл итәргә һәм максатларга ирешергә кирәк булачагын аңлыйм», – диде Гүзәл Хәбетдинова утырышта.
Татарстанда хатын-кызларга җаваплы вазыйфаларны еш ышанып тапшырсалар да, 2014 елдан бирле республикада район белән идарә иткән гүзәл затларның булганы юк иде. 2008–2014 елларда Зәй районын Татьяна Воропаева җитәкләде. Аннары ул Дәүләт Советы депутаты булды, хәзерге вакытта бай тәҗрибәсе белән хәйрия оешмасында бүлешә. Бераз арткарак чигенсәк, 1970–1979 елларда КПССның Лаеш район комитетында беренче секретарь булып Дания Дәүләтшина эшләгәнен күрәбез. Аннары ул 1990 елга кадәр ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре булып эшли.
Зур сынау булачак
Тукай районында исә яңа җитәкче билгеләнү көтелмәгән хәл түгел. Билгеле булганча, районның элеккеге башлыгы Фаил Камаевны ришвәтчелектә гаепләп, апрельдә үк кулга алдылар. Ул 7 ай чамасы СИЗОда утырды, узган атнадан башлап өй арестында тотыла. Әлегә тикшерү эше дәвам итә. Фаил Камаевның отставкасын җирле депутатлар июнь ахырында кабул итте.
Узган җомгада исә аларга яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район советының чираттан тыш утырышында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы итеп, Камил Нәҗмиевне билгеләделәр. Утырышта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты һәм районны республиканың үсеш ноктасы дип атады. Ә Камил Нәҗмиевнең тәҗрибәле җитәкче багажына ия булганын әйтте.
Камил Нәҗмиев сентябрьдә 50 яшьлеген билгеләп узды. Тумышы белән Минзәлә районыннан. Хезмәт юлын туган авылында башлый: «Яңа юл» хуҗалыгында машина белән сөт ташый. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, Чаллы физик культура институтында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Мәгариф өлкәсендә эшли, аннары Минзәлә районы башлыгы урынбасары, соңрак башкарма комитет җитәкчесе булды. 2021 елда аны «Сетевая компания»нең Түбән Камадагы бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләделәр. 2022 дә ул Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе булды, быел исә Татарстан Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә җитәкчелек итте. Җаваплы вазыйфалар, ә Тукай районы белән идарә итү исә тагын да зуррак сынау булачак.
Казанга алдылар
Билгеле булганча, сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлаудан соң өч районда җитәкчелек алмашынды. Теләче, Аксубай һәм Лениногорск башлыклары парламентка «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча сайлангач, алар урынына яңа кешеләр килде. Аксубайда Камил Гыйльмановны 2014–2022 елларда Татарстан спорт министры урынбасары булып эшләгән, соңгы вакытта КФУ проректоры булган 42 яшьлек Алмаз Мингулов алмаштырды. Лениногорскида Рәгать Хөсәеновтан соң идарәне моңарчы Әлмәт районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Марат Гыйрфановка ышанып тапшырдылар. Ә Теләчедә Нәҗип Хаҗипов урынына аның урынбасары Айрат Фәтхуллин утырды һәм, депутат булуы сәбәпле, рәсми рәвештә район башлыгы булып эшли дә башлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез