• Фото: Фестивальнең матбугат хезмәте

Әлмәттә «Аваздаш» фестивале узачак

1-3 ноябрь көннәрендә Әлмәттә узачак «Аваздаш» фестивалендә 4 яңа премьера күрсәтеләчәк. Программада «Бакый» исемле хорлыкартиналар, «Мин түгел / Это не я» шигъри роман спектале, «Нәкыш» бизәк теле турындагы бию спектакле һәм «balballar»  спектакльләре бар.

Күпкатлы иҗат проекты «ТАТNEFT» Хәйриячелек фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Нефть башкаласы сәләтле актерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм режиссерлар өчен безнең эшчәнлек кысаларында үткәрелгән мәдәни инициативаларны балау өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора. Безнең максат – Республикабызның экономик халәтен генә яхшырту түгел, ә иҗат аша халыкның яшәү сыйфатын арттыру», - дип белдерде «ТАТNEFT» Хәйриячелек фонды директоры Эльмира Газизова.

«ТАТNEFT» Хәйриячелек фонды директоры үзләрнең миссиясе дип тормыш нигезен тәшкил иткән мәдәният һәм рухи байлыкны үстерүне күрүләрен әйтте. Шуңа да фестиваль барышында актерлык осталыгы, заманча бию остаханаләре һәм экскурсияләр эшлиячәк. Катнашучылар сәхнәдә күрсәтеләчәк тамашаларны күреп кенә калмаячак, ә үзләре дә бу уку-укыту процессыннан яңа белемнәр туплый алачак.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре