Әлмәттә балаларны подвалларга эвакуацияләделәр

Пилотсыз очкычларының һөҗүме куркынычы аркасында, Әлмәттә балаларны учреждениеләрдән подвалларга эвакуацияләгәннәр. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Балаларны яклау максатыннан, эвакуация үткәрелде – балалар куркыныч беткәнче подвалларда тора», – дип уртаклашты хакимият вәкилләре. Җитәкчеләр җирле халыкка паникага бирелмәскә киңәш иткән. Моннан тыш, алар әлмәтлеләргә вакытлыча яшеренергә киңәш итәләр. «Әгәр сез өйдә булсагыз, тоташ стеналы тәрәзәләрсез бүлмәләрдә: коридорда, ванна, кладовойда утырыгыз. Әгәр урамда булсагыз, якындагы бинага яки качу урынына керегез», – дип мөрәҗәгать иттеләр шәһәр халкына район хакимияте хезмәткәрләре.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре