Әлмәттә югалган ир-атны үле килеш тапканнар

13 октябрьдә социаль челтәрләрдә Әлмәттә югалган егетне эзләү турындагы мәгълүмат таралды. Ир-ат салкында туңып үлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул туганнарына шалтыратып ярдәмгә мохтаҗ булуын әйткән. Аны Түбән Мактама тирәсендә эзләгәннәр.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат салкында туңып үлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига Әлмәт шәһәр вафат югалган җан биргән

Көн хәбәре