Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә эшкә керешү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Быел Әлмәттә 11 йортта барлыгы 28 лифтны алыштыру күздә тотыла. “KazanFirst” агентлыгына район матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бу максатка 118 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән.
Узган елда бары тик 5 лифт кына яңартылган булган.
Шулай итеп, түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда лифтлар алыштырылачак:
– Ленин урамы, 108, 123в, 135, 137, 139, 139б;
– Шевченко урамы, 124, 130;
– Тынычлык урамы, 1, 17;
– Төзүчеләр проспекты, 23.
Моннан тыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 20 йортта эшкә керешү мөмкин булачак. Тагын 8 лифт капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы буенча яңартылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез