Әлмәттә «Роллар» кафесында эчәк инфекциясе таралганнан соң җинаять эше кузгатылды

Әлмәттә 14 кеше «Роллар» кафесында ашап, эчәк инфекциясе белән авырып киткәннән соң җинаять эше кузгатылган. Алар арасында дүрт бала да бар.

Әлеге хәл кичә булган, ролллар ашаучылар, ашаганнан соң хәлсезлек сизгәннәр һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Прокуратура хезмәткәрләре Әлмәттәге "Роллар" кафесында тукланучылар агулау турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре