Әлмәттә СВО барышында һәлак булучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырылды

Әлмәт районы хакимиятендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына бүләкләр тапшыру тантанасы узган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Тантана һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова тапшырган. Алар арасында – Батырлык ордены, IV дәрәҗә Георгий хачы, “Батырлык өчен”, Жуков һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре.

Гүзәл Хәбетдинова гаиләләргә кайгы уртаклашу җиткереп, батыр, нык ил сакчылары тәрбияләгән өчен рәхмәт белдергән. Һәр гаиләгә теләктәшлек сүзләре җиткерелгән.

Республика хакимияте мәгълүматларына караганда, 2025 елның мартына махсус хәрби операциягә республикадан 38 169 кеше киткән. 15 кеше Россия Герое исеменә лаек булган. 7 се – үлгәннән соң. 1829 хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре