Әлмәттән бер егет, ялган брокерга ышанып,4 миллион сумга якын акчасын югалткан

Инвестор эшенә төшенә генә башлаган бер егет, аферистлар кармагына эләгеп, 3 миллион 707 мең сум акчасыннан коры калган. Башта ул үзенең барлык акчасын салган, аннан соң танышларыннан әҗәткә алып торган һәм ике банкта кредит рәсмиләштергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Барысы да интернетның яңалыклар тасмасындагы өстәмә акча эшләү тәкъдименнән башланып киткән. Егет, шуның белән кызыксынып, аферистлардан килгән сылтамага кергән дә үзенең шәхси мәгълүматларын урнаштырган.

Икенче көнне инвестиция компаниясе “вәкиле” аның белән элемтәгә кереп, акча эшләү ысулын тәфсилләп аңлаткан һәм төрле яклап булышачагын вәгъдә иткән. Туташның һәр әйткән сүзе инандырырлык булгач, егет чын-чынлап бу эшкә керешергә уйлаган. “Финанс белгече”, “техник бүлек хезмәткәре” һәм “шәхси остазы” белән өстәмә аралашканнан соң тәүге тапкыр 9500 сум акчасын керткән. Бу акча мобиль кушымтадагы шәхси акча янчыгын булдыру өчен кирәк, дип аңлатылган. Соңыннанрак аңа тиешле инструкция җибәрелгән.

Шуннан соң “шәхси ярдәмчесе”, ничек тә күбрәк акча салырга үгетләп, һәр көн саен шалтыратып торган. Егет, аның сүзен тыңлап, саклык акчасы беткәннән соң кредитлар ала башлаган. Күчерелгән барлык акчасы мошенниклар кушуы буенча урнаштырылган махсус мобиль кушымтадагы счетында күрсәтелеп барган. Егет. инструкцияләрне бик төгәл үтәргә тырышып, акчаны вакытында керткән һәм “остазы”ннан хуплау-мактау сүзләрен ишетеп торган.

Әмма 1000 доллар кертергә маташканда, барысы да бер мизгелдә үзгәреп куйган. Аңа хезмәт күрсәтүдән баш тартып, ышанычлысының реквизитларын тапшыруны яки әйбәт кредит тарихына ия булган танышын табуны сораганнар. Бурычы булмаган картасын күрсәткәч, “финанс ярдәме хезмәткәре” моңарчы кертелгән суммадан күпкә зуррак кредит алуны таләп иткән. Егет шунда гына мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре